wallpaper of girls | Детальное описание покраска труб цена тут. | remontpit1: отделка коттеджей в спб и лен обл внутренняя отделка коттеджей в спб 300 долларов каждому
    Архив
« 2018 »
« Сентябрь »
ДСЧПҖШЯ
  1  2
  3  4  5  6  7  8  9
10111213141516
17181920212223
24252627282930
    Бүген
25.09 Бүген композитор Дмитрий Шостакович (1906), актриса Лилия Федосеева - Шукшина (1938), актер Сергей Бондарчук (1920), композитор һәм музыкант Урал Рәшитов (1961), журналист Евгений Лисинның (1938) туган көннәре.
    Истәлек
Әлеге программа бездән истәлек булсын!
    Безнең банер


Татар яшьләре бездә туслана



Qazan Radiosi

Бәхет - акчада түгел!
 
Дискотекада танышлар белән сөйләшеп утырабыз. Янда Зөлфәт Зиннуров та бар. Темабыз да бик мәгънәле: татар мәдәнияты, аның үсеше, перспективалары турында. Шулчак, дискотекага Рәфис Җәмдихан килеп керде.
 
Рәфис Җәмдихан - кыскача "Җәмди", ирекле журналист, кайда яшәгәнен, күпме акча эшләгәнен һәм сексуаль ориентациясен төгәл генә бер кеше дә белми. Бөтен кеше белән дә уртак тел таба белә. "Беренче татар глянец журналы", "Үзәк пати", "Татар гәп сүзлеге", "Корыган ботак - 2007", "Үзебез", "Шәрыкъ клубы" ише легендар проектларның авторларының берсе. Кайберәүләр фикере буенча татарларда беренче булып "тәгәрмәчне" һәм "сәпитне" дә ул уйлап тапкан булырга тиеш.
 
Нәрсәдә калдык әле? Ә! Керде дә бу, джинсы чалбарының арткы кесәсенә икегә бөкләп тыккан А4 форматындагы бер пачка кәгазьне чыгарды да телгә килде: "Җәмәгать, бүген китапханәдә борынгы кулъязмаларны актардым, "кутак" сүзенең этимологиясен өйрәндем", ди.
 
Калганын үземнең сүзләр белән генә языйм. Бактың исә, Җәмди әйтүе буенча, "кут"-"ак" сүзенең тамыры, "кот" сүзеннән килеп чыккан икән, әйтик "кот алынды", "коточкыч", "котлы булсын туегыз".
 
"Кот сүзе - бәхет дигәнне аңлата, димәк кутак - ак бәхет кебегрәк тәрҗемә ителә", - ди бу. Моны ишеткән Зөлфәт борынын җыерды да: "Соң, кутакның бәхетне аңлатканын мин әллә кайчан белә идем, аның өчен белгеч булырга кирәкми, әнә дискотекадагы берәр кыздан кер дә сора нәрсә ул бәхет дип - аңлатыр ул сиңа", - диде. Чыннан да, әгәр сөйләмдә "бәхет" дигән сүзне "кутак" дигән сүз белән алыштырсаң җөмләнең мәгънәсе бер бөртек тә кимеми, ә киресенчә, әйтеләсе фикер, мәгънәви яктан тулылана гына. Әйтик, "бәхетле ит мине", Кияүгә чыкканда: "сиңа ак бәхетләр телим" (негрларга кияүгә чыкканда бу җөмләне куллану мәгънәсезлек:), "мин синсез - бәхетсез".
 
Кайбер җырларга игътибар итсәк: "озын булсын гомерегез - бәхеткә күмелегез...", "бәхетсез димәгез толларны...", "мин бәхетле җирдә син булганда...", "юкка үпкәләгән булып ятларга китәсең бит, аны, мине, үзеңне дә бәхетсез итәсең бит...", "сиңа насыйп булган ак бәхет, зур шатлык, якты көн әле бит узмаган...", "мин бәхетле була алмадым, алтын балдак кия алмадым...", "абагадан юкка бәхет сорама син, нинди генә матур чәчәк атса да...", "рәхмәт сиңа иң бәхетле көннәр өчен, кавыштырган сихри айлы төннәр өчен...", "бәхетле бул, кайгы күрмә, сагышларга уралма...", "бәхет төне үтеп китәрме, безгә бәхет биреп китәрме?..", "күптән түгел бүләк иткән идең бәхет гөле – хуш исле кызыл розалар.", "нигә кирәк инде соңлап килгән бәхет, түзә алмас кебек йөрәгем..."
 
 
Теманы дәвам итеп тагын бер вакыйганы искә төшермичә булмый. Берсендә Дилә белән Булат Нигъмәтуллиннарның концертларында утырам. Янда үзенең чираттагы кызы белән һаман да шул Зөлфәт Зиннуров утыра. Мин дә үзем генә түгел... Ярар, минем турында түгел ич. Дилә белән Булат берсе артыннан берсе Мухин "чәпелдәтеп" биргән матур-матур җырларны "сыптыралар" гына. Алардан да бигрәк, биючеләре, өздереп-өздереп бии. Әнә Булат җырлап җибәрде: "Эх мин көзгең булыр идем...", теге биюче егет-кызлары да тик тормый һәрберсе зур көзге күтәреп чыкканнар. Аннан Дилә җырлый: "Әй бу вакытны каян табарга...", биюче кызлар да шуны гына көткәндәй зур сәгать күтәреп чыктылар. Аның артыннан Булат себер татарлары турында чыгып җырлады, монысында да биючеләр темада булдылар - ап-ак туннар киеп чыгып ул җырлаганда аның артында "кар атыш" уйнадылар. Хәзер без җырчыларны түгел, ә биючеләрне күзәтә башладык.
 
Бетмәде әле. Дилә чыкты: "Кышкы кояш, кышкы кояш..." бу юлы биючеләр өстән зур кояшны тартып төшерделәр. Әллә тәнәфес якынайгангамы, әллә бу "предсказуемость" туйдыра башлагангамы, кешеләр кыбырсый башлады. Шулчак Зөлфәт әйтә: "Карале!", - ди, - "Хәзер тәнәфестән соң, Дилә "Хатын-кыз бәхете" дигән җырны җырлый, я рабби, бу биючеләре "кутак" кына күтәреп чыкмасалар ярар иде", - дип сылады!
 
Шушы җөмләне ишеткәч, кутакның чыннан да "бәхет" дип тәрҗемә ителгәнендә бер тамчы да шигем калмады.
 
 
 
p.s. Киләчәктә бөек классикларыбызның иҗатына күз салырга исәп бар...
 
 

 


19.Ванесса
14:08 23.06.2009
...Э мина статья ошамады...
20.ViRUS
18:16 23.06.2009
...Минем "бэхетем" шэп! Кызларнын бэхетен дэ онытмагыз инде язарга...
21.Элис
20:09 23.06.2009
...кызганыч, "ак бәхетле" егетләр генә сирәгрәк..Җәмди үзе ничава егет тә бит, ләкин: "карале, син чибәр икән, белмәгән идем" дигәннән ерак китми шул Ә ерак китәсе килә, кемнең инде бәхетле буласы килмәсен?!

Пы. Ес. берүк җитдигә ала күрмәгез
22.Эдита Пьеха
23:00 23.06.2009
...да,малай...бик каты темага статья!
23.Исемегез
11:31 24.06.2009
...Сэлам дуслар!!! Эгэр дэ сез "Титаник" кинофильмын кинотетрда карыйсыгыз килэ икэн шалтыратыгыз 8-(927)-245-95-27
24.Булат
10:21 25.06.2009
...Статьяны укып чыккач, бер утырып кэлдем, бик интересно булды. " Жэмдинен сексуаль ориентациясен төгәл генә бер кеше дә белми" дигэнгэ жавап иттереп тогэл эйта алам: ул бисексуал. Уземнен практикадан, кургэннэремнэн чыгып эйтэм.
25.Жан
10:25 25.06.2009
...Булат, Эстагы фирулла. Эллэ синен дэ Жэмди белэн шундый практика булдымы? Мина калса Жэмди шулай имидж ясап кына йори иде бугай узенэ?!
26.Булат
10:50 25.06.2009
...Жан, эйе, мин Жэмди белэн реально женси *****а булган кеше
27.бэхетле
00:28 30.06.2009
...ха- ха-ха бииик кызык булып китте эле
28.Алия
16:52 30.06.2009
...Тоссыз, мэгънэсез ёэм просто пычрак!!! Кайсы борынгы кулъязманы актарган инде ул? Узенен шэрэ хатын-кыз тошерелгэн журналны караганда селэгэе ага башлаган малай чагында алып барган кондэлегенме? Бик зур ачыш ясаганыгыз сез, иптэш, кем... журналист. Э Сезгэ шуны язып чыккан очен рэхмэт эйтергэме инде? Фууу!!!
29.Гомик
18:15 30.06.2009
...Фу, норсыз!
30.Исемегез
19:08 01.07.2009
...***** кот сузеннэн килеп чыккач, кут тэ шул ук тамырдан бит. димэк, ***** - ул ак бэхет. э кут - просто бэхет. монын шулай икэнен бэдрэфкэ кереп тычып чыккан саен анлыйсын. Элбитте, эчен китмэгэн чагын булганда. Шулай булгач, туйларда ак бэхетлэр телэучелэр кэлэшкэ ***** тели, э просто бэхет телэучелэр кут тели. короче - жопа вам жених с невестой!!!! шуна да кайбер жырлардагы бэхет сузе урынына ***** дип тугел, кут дип укырга кирек. аннары барысы да анлашыла. Так что дилэ хатын-кыз бэхете жырын жырлаганда сэхнэгэ кут тотып чыгарга да була. ул концертта шулай булгандыр да. жырлаучы кызлар кутлерен курсетеп йоргенннердер бит. менэ шул булган инде сэхнэдэге бэхет
31.жегет
19:10 01.07.2009
...30 нчы язмадагы биш йолдыз урынына к у т а к дип укырга!!!
32.филолог
11:20 05.07.2009
..."Хатын-кыз бәхете" гомумән лесбиянкалар җыры. Монда инде "бәхет"не ир-ат хикмәте белән алмаштыру нәтиҗә бирмәс! Дилә ханым Ходайдан үзен "хатын-кыз бәхетенә насып итүен" ("насыйп ит мине, Ходаем,..." сорап ялвара бит. Тәк шту, бәхет ул әле кайбер хатын-кызга үз түшәгендә икенче үз җенесеннән булган затка тап булу да икәнен онытып җибәрмик!
33.Исемегез
11:20 26.11.2011
...үлеш статья


БУЛМАС.РУ - Первый татарский сайт желтых новостей. Татарский чат, татарские знакомства - это то, что вы найдете на этом сайте. Сайт полностью на татарском языке: новости, комментарии и даже приколы - все только на татарском. Радио тамаша "Корыган ботак" это тоже наш проект.
Булмас.ру © 2004 - 2009
При перепечатке и цитировании материалов ссылка обязательна
mail@bulmas.ru