Архив
« 2017 »
« Июль »
ДСЧПҖШЯ
  1  2
  3  4  5  6  7  8  9
10111213141516
17181920212223
24252627282930
31
    Бүген
21.07 21 июль - Металлурглар көне. Бүген язучы - сатирик Михаил Задорнов (1948), язучы Эрнест Хемингуэйның (1899) туган көннәре.
    Истәлек
Әлеге программа бездән истәлек булсын!
    Безнең банер


Татар яшьләре бездә туслана



Qazan Radiosi

Киләчәккә кире кайту

 Киләчәккә кире кайтып буламы? Бары үткәннәргә генә кире кайту мөмкин дип уйлаучылар, сез ялгышасыз! Чөнки моның шулай булуын “Көлке терапия” дәлилләп күрсәтергә җыена.

Узган гасырның 80-90нчы елларында булган хәлләрне яхшы хәтерлисездер, яхшы хәтерләмәүчеләр дә бар. Ә моннан бер 15-20 елдан соң ни булачагы исә һәркемгә кызык! Шушы ике вакыт аралыгын тоташтырып, сезне үткәннән киләчәк очышына эстраданың иң шәп юмор осталары әзерли: Равил Шәрәфиев, Әбри Хәбриев, Фәрит Галиев, Раил Садриев, Рәшит Шамкай, Лидия Галиева, Рифат Зарипов, Илдар Ямалиев, Мирхәт Гайсин, Рәвешләр, Аманулла, Алсу Фаракшина. Әле аларга “энерджайзер” Мунир Рахмаев, җыры белән бәреп егучы Илсөя Бәдретдинова, “Зө-Ләй-Лә” кызлары, тагын Иркә, Ленар Сәйфиев, Ильмира Нәгыймова да кушылса – һичшиксез, әлеге очыш уңышлы булачак!

Киләчәккә кире кайтканда үткәнегезне онытсагыз да, киләчәктән бүгенгегә кире әйләнеп кайтырга һәм 16 февраль көнне “Көлке терапия”гә килергә онытмагыз! 

Димәк, 17:00 сәгатьтә “УНИКС” концертлар залында “Киләчәккә кайту” дип исемләнгән “Көлке терапия”дә очрашканга кадәр!
Белешмәләр өчен телефон: 297-43-77
© Булмас.ру 2004-2009 ел

1.Рафис Сәлимҗанов
12:20 30.09.2016
...Бүгенге татар эстрадасы бик түбән дәрәҗәдә.
Эшләмисез, эзләнмисез.
Үз арагызга бикләнеп, бер-берегезне мактаган булып ятасыз, җитмәсә.
Татар халкы гомер гомергә алдан чаба - арттан сөйрәлү ул безнең эш түгел.
Без урыс кына түгел, бөтендөнья эстрадасы һәм культурасы алдыннан барырга тиешбез. Шуннан кимрәк икән - ул татарныкы түгел. Эзләнергә , үсәргә һәм үсәргә кирәк!
Чыңгызханнар шулай булган. Без үзебезнең кем икәнне белмибез.


БУЛМАС.РУ - Первый татарский сайт желтых новостей. Татарский чат, татарские знакомства - это то, что вы найдете на этом сайте. Сайт полностью на татарском языке: новости, комментарии и даже приколы - все только на татарском. Радио тамаша "Корыган ботак" это тоже наш проект.
Булмас.ру © 2004 - 2009
При перепечатке и цитировании материалов ссылка обязательна
mail@bulmas.ru